Центральная детская библиотека

"Салават күперенең җиде төсе - Гаилә"

 Ә сез беләсезме, 15нче майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә?

Гаилә ул –җылы өй, шат йөзле балалар, бәхетле әти-әниләр һәм әби-бабайлар. Эштән арып кайтканнан соң, якыннары янында йөрәгенә тынычлык, шифа бирә торган газиз, изге бер урын. Гаилә балага нәрсә бирә ала? Гаиләнең көче нәрсәдә? Бу хакта бүген "Бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы" проектына килгән балалар һәм әниләр белән әңгәмә кордык.

 Ә иҗади өлештә инде нәниләр өлкәннәр белән берлектә "Минем кадерле йортым" кул эшләнмәсен ясап куандылар.