Центральная детская библиотека

"Өйрәнелмәгән дәресләр илендә"

Мультфильмнарны олылар да, балалар да карарга ярата. Яхшы мультфильм баланы дуслыкка, иптәшләреңә ярдәм итәргә, көчсезләрне якларга, юмарт һәм киң күңелле булырга өйрәтә. Аларда яшь тамашачы явызлыкның җәзага тартылачагын һәм яхшылыкның һәрвакыт җиңеп чыгачагын аңлый.

Бүген "Экранда - китап" проекты кысаларында Лия Гераскинаның әкият повесте буенча куелган "Өйрәнелмәгән дәресләр илендә" мультфильмын карау булды.
Повесть 1965 елда язылса да, һәрвакыт актуаль. Мультфильмда ялкаулык, игътибарсызлык һәм укуда тырышмаучанлык турында сүз бара. Яхшы укысаң, дөрес һәм вакытында дәресләреңне хәзерләсәң китаплар белән сак эш итсәң, Витя Перестукин кебек, күңелсез хәлләргә юлыкмаячаксыз.