Центральная детская библиотека

"Бөек Җиңүне йөрәкләрдә саклыйбыз"

Җиңү көне алдыннан 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 А сыйныф укучылары өчен «Бөек Җиңүне йөрәкләрдә саклыйбыз» дигән хәтер сәгате узды.

Сугыш… Күпме кайгы, хәсрәт китергән ул безнең илгә. Батыр халык, аның геройлары илебезне саклап калган. Бөек Ватан сугышы турында без инде китаплардан гына укып беләбез. Батыр солдатлар саны елдан ел кими, ләкин аларның батырлыгы һәрвакыт истә.

Чарага килгән балалар "Сугыш вакытында балаларның тормышы һәм батырлыклары" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Һәм В.Богомоловның "Карлыгачлар" хикәясеннән, К. Симоновның "Көннәр һәм төннәр" повестеннан өзекләр тыңлап, "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле XV халыкара акциясенә кушылдылар.