Центральная детская библиотека

"Себернең Алтын исеме"

Бу айда күренекле рус язучысы, Себер прозасының иң якты вәкилләренең берсе Виктор Петрович Астафьевның тууына 100 ел тула.

Язучының йөз еллыгы уңаеннан китапханәбездә 3нче майдан 12нче майга кадәр «Себернең Алтын исеме» күргәзмә-кроссворды эшли. Виктор Астафьев иҗатының төп темалары булып хәрби-патриотик һәм авыл темалары торган, шуңа күрә аның китаплары безнең илдә дә һәм чит илләрдә дә бик популяр булган.

Кроссворд чишеп, язучының иҗаты белән танышып, вакытыгызны файдалы һәм кызыклы үткәрәсегез килсә, күргәзмәбездә көтеп калабыз.