Центральная детская библиотека

"Җиңү салюты"

Безнең илдә бәйрәмнәр күп, әмма иң бөеге - бер генә, бу 9нчы Май-Җиңү көне! Җиңү көне безнең һәрберебез өчен изге бәйрәм. Һәм без Җиңү турындагы истәлекләрне киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Туган ил тарихын белү, аның үткәнен искә төшерү - балаларда патриотизм рухы тәрбияли. Бу бәйрәмне салют белән билгеләп үтәләр. Тантаналы салют бөек бәйрәмнең бер символы булып тора. Күкне яктыртучы якты залплар ясаудан бер бала да баш тартмаячак.

Бөек Җиңү көне уңаеннан, «Күңелле рәссам Кляксы рәсем мәктәбенә» йөрүче балалар Җиңү салютын яңа ысул - тоз белән ясарга өйрәнделәр. Төрле-төрле матур якты утлар белән бизәлгән рәсемнәреннән яшь рәссамнар бик тә канәгать калдылар.