Центральная детская библиотека

"Мавыктыргыч фәннәр сәгате"

Без укыган күпме китап һәм әкиятләрдә тылсымчылар һәм сихерчеләр искиткеч могҗизалар ясыйлар. Ләкин китапны укып чыгу белән бу могҗизалар юкка чыга һәм бары тик истәлекләр генә кала. Тик бу әле дөньяда могҗизалар юк, -дигән сүз түгел. Чөнки кешеләр үзләре могҗиза тудыручылар.

Бүген “Гаилә белән якшәмбе ялы” проектына килгән балалар да тылсым тудыру серләренә төшенделәр. Алар сөттә фейерверклар ясарга, шарны тиз кабарту ысулларына һәм яшерен хәбәр дә язарга өйрәнделәр.