Центральная детская библиотека

"Акыллы кошчык" М.Зощенко"

Бүген "Теремкәй" клубы кысаларында узган чарада нәниләребез М.Зощенконың “Акыллы кошчык” дигән хикәясе белән таныштылар. Канатлы дусларыбыз турында яңа белемнәр туплап, хәрәкәтле уеннар уйнап, төрле биремнәрне төгәл үтәп, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Ә иҗади өлештә нәниләр әниләре белән кечкенә кош балалары һәм аларга оя ясадылар.