Центральная детская библиотека

"Җан җылысы"

7 апрель Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген китапханәдә йөкле хатыннар һәм аларның гаиләләре катнашында бик матур бәйрәм узды. Әниләр өчен төрле осталык дәресләре оештырылды.

Балалар белән әтиләр исә мультфильм геройлары (Компот, Карамелька һәм Коржик) белән бергә китап патшалыгына юл тотты. Бергәләп әдәби биремнәр чиште, спорт ярышларында үз осталыкларын күрсәтте. Иҗади өлештә әниләре өчен «сюрпризлы тартма» ясарга да өлгерде.