Центральная детская библиотека

"Йолдызлы күк табышмаклары "

Бүген 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5В сыйныф укучылары өчен космонавтика көненә багышланган «Йолдызлы күк серләре» дигән уен узды. Чара башында балалар кешенең космоска беренче очышы турында мәгълүмат тыңладылар, Ю.А. Гагарин тормышыннан күп кызыклы нәрсәләр һәм беренче космик корабльләр барлыкка килү тарихы белән таныштылар.

Космос турында танып белү уены укучыларны галәмне үзләштерү тарихы белән башланды. Балалар викторинада бик теләп катнаштылар, Кояш системасы, серле йолдызлар һәм ерак планеталар турындагы сорауларга уңышлы җавап бирделәр.