Центральная детская библиотека

"Китапханәдә ачык ишекләр көне"

Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасны саклап, ул аны буыннан-буынга тапшыра, белемне һәм фикерләүне формалаштыру башында тора. Шулай ук бу - күп мәгълүмат, тарихи белем тупланган бина, мәгърифәт чыганагы.

 Кыйммәтле багаж белән тулы китап киштәләре һәм китапханәче һөнәре белән таныштыру өчен "Апуш"та 2нче гимназиянең 5нче сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне уздырылды. Төрле залларда эшләп килүче проектлар, чаралар, мастер-класслар, китапханә фонды балаларда зур кызыксыну уятты.