Центральная детская библиотека

"Россия - туган илем"

8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең сайлау участогында "Апуш" үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан "Россия – Туган илем" китап күргәзмәсе оештырылды. Анда безнең Ватан тарихы турында китаплар, күренекле дәүләт эшлеклеләре һәм танылган гаскәр башлыклары турында басмалар, халыклар һәм халык кәсепләре турында энциклопедияләр, Ватан турында шигырьләр тәкъдим ителде. Сайлауга килгән шәһәрдәшләребез, викторина һәм кызыклы биремнәрне чишеп, белемнәрен сынап та карадылар