Центральная детская библиотека

"Тылсымлы пушкин илендә" А.С.Пушкин әкиятләре буенча арт-вернисаж

"Бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы" проекты кысаларында сабыйлар әти-әниләре белән бергәләп А.С.Пушкинның яраткан әкият геройларын пуантилизм яки нокталы рәсем һәм пластилинография техникасында ясадылар.

Балалар, чын рәссамнар кебек, "Балыкчы һәм алтын балык ", "Салтан патша", "Алтын әтәч " әкиятләренең персонажларын "иллюстрацияләделәр". Рәсемнәрдән төзелгән кургәзмәгә карап барысы да бик хозурланды.