Центральная детская библиотека

"Ялкынга - 100"

Бездә яңалык!

"Китаплы балачак" проекты үз эшен дәвам итә.
Ничә буын яшьләр тәрбияләгән, татар телендә нәшер ителүче балалар һәм яшьләр тарафыннан яратып укыла торган «Ялкын» журналының мөхәррирләре Гүзәл Закирова һәм Зилә Дәрҗеманова бездә кунакта!

Очрашуга килгән китап сөюче дуслар, укытучылар, кунаклар 100 еллык юбилеен билгеләп үтүче "Ялкын" хезмәткәрләре белән җылы әңгәмә корып, журналның тарихы, бүгенгесе, киләчәккә планнары белән танышты. Ә кунакларыбыз үз чиратында укучыларыбыз өчен кызыклы викторина уены уйнатты. Ә иң шәп сорау әзерләгән укучыга журналның яңа гына табадан төшкән юбилей саны бүләк ителде.
Җыр-биюгә үрелеп барган бүгенге чарабыз һәркем күңелендә дә җылы тәэсирләр калдыргандыр.

Проектның алдагы очрашулары да шулай, бай эчтәлекле һәм җанлы узсын дигән теләктә калыйк.