Центральная детская библиотека

"Нарат нигә энәле?" Нәҗибә Сафинаның тууына 75 яшь тулу уңаеннан әдәби кунакханә

Чираттагы "Гаилә белән якшәмбе " ялы проекты бу атнада балалар язучысы Нәҗибә Сафина иҗатына багышланды. Чөнки 2 март көнне шагыйрәбез үзенең 75 еллык юбилеен билгеләп үтте. Балалар өчен язылган бик күп шигырь, әкият, хикәяләре төрле елларда чыккан "Аккош күле", "Мәче фәлсәфәсе" кебек басмаларда урын алган. Ә проектка килгән балалар һәм әти-әниләр "Нарат нигә энәле?" әкияте белән танышып, агачлар турында белемнәрен ныгыттылар, кызыклы биремнәр дә чиштеләр.

Иҗат өлешендә пластилинография техникасында "Яшел агач" ясадылар.