Центральная детская библиотека

"Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары"

Шимбә кичендә Алексей Толстойның "Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары" әкиятенә нигезләнгән "Буратино маҗаралары" исемле кинофильмын карау, фикер алышу узды. Яшь укучылар фильм төшерү вакытында булган кызыклы фактлар белән танышты.

Әкият беркемне дә битараф калдырмады. Ул дуслыкка, үзара ярдәмләшүгә өйрәтте. Чараның йомгаклау өлешендә балалар төп геройны дудл стилендә сурәтләде.