Центральная детская библиотека

"Хәрби техника"

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Бу батырлык, кыюлык бәйрәме! Хәтта кечкенә генә малай да яклаучы, саклаучы була ала. Әлегә Ватанны булмаса да, көчсезләрне, яклаучысыз калганнарны яклау — бик мөһим эш. Әти-әнисенә өй эшләрендә ярдәм итү, өлкән кешене юл аша чыгару, кечкенәләрне яклау — көчсез кеше өчен түгел, ә чын ир-ат өчен.

Бүген "Мавыгулар калейдоскобы"на килгән балалар да бәйрәм тарихы белән таныштылар, гаскәрләрнең төрен искә төшерделәр, Ватан һәм армия турында мәкальләр укыдылар. Ә "Танклар", "Самолетлар" турында язылган энциклопедияләрдән сугыш машиналары турында бик күп яңалыклар белделәр һәм үзләре дә оригами техникасында ике төрле макет: танк, кораб ясарга өйрәнделәр.