Центральная детская библиотека

"Ак куянкай"

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, ватанпәрвәрлек,тугрылык кебек тирән мәгънәле сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Муса Җәлил диюгә, татар халкы, ә татар халкы диюгә М.Җәлил күз алдына килә.

Чираттагы "Гаилә белән якшәмбе ялы" проекты халкыбызның патриот шагыйре Муса Җәлил иҗатына багышланды. Нәниләребез шагыйрнең балалар өчен язылган шигырьләре белән танышып, квест биремнәрен үтәп, язучы турында яңа мәгълүматлар алдылар.Серле тартмага яшерелгән геройны табып, иҗади биремне дә яратып башкардылар.