Центральная детская библиотека

"Без- Җәлил оныклары"

Бүген безнең китапханәдә бәйрәм - бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 118 ел.

Шул уңайдан 15 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен"Татарча да яхшы бел" проекты кысаларында "Без- Җәлил оныклары" дип исемләнгән квест үткәрелде.
Чарада балалар Герой-шагыйрьнең иҗаты белән танышып, зур кызыксыну белән китап күргәзмәсен карады. Квест биремнәрен үтеп, үзләренең белемнәрен ныгытты, шагыйрьнең шигырьләрен сәхнәләштерде.
Чара кызыклы һәм эчтәлекле узды.