Центральная детская библиотека

"Маша һәм аю"

Бүген “Теремкәй” клубына килгән балалар әти-әниләре белән бергә рус халык әкияте “Маша һәм аю” белән таныштылар. Эчтәлекне сәхнәләштерү белән бергә, кечкенәләр Машага җиләк җыярга, уенчыкларны “зур”, “кечкенә” кебек төшенчәләргә аерырга, әби белән бабайга күп итеп тәмле бөккәннәр дә ясарга өйрәнделәр. Шөгыль араларында хәрәкәтле музыкаль уеннар уйнап күңел ачтылар.