Центральная детская библиотека

“Тамбов урманнары хәтерлидер”

Кичә, 19 .01.2016. Үзәк балалар китапханәсендә “Тамбов урманнары хәтерлидер” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Чара татар шагыйре Һади Такташның 115 еллыгына багышланган иде. 2 нче гимназиянең 6 “Б” сыйныф укучылары әлеге вакыйганың шаһитлары булдылар. Кичә барышында шагыйрьгә багышланган мультимедияле презентация, аның иҗатын чагылдыручы аудиоматериаллар кулланылды, китапханә фондындагы әдәбияттан күргәзмә оештырылды. Укучылар белән кызыклы әңгәмә, актив фикер алышулар чараны тагын да җанландырып җибәрде.