Центральная детская библиотека

"Могҗизалар артыннан"

Могҗиза юк, ул – әкият дияр күпләр. Һәм ялгышкан булып чыгарлар. Мең мәшәкатьле, ыгы-зыгылы шушы тормышыбызда да могҗизалар очрап куя икән бит. ... Могҗизалар янәшәдә. Аларны бары күрә һәм сизә белү мөһим.

"Гаилә белән якшәмбе ялы" проектына килгән балалар, әти-әниләре белән бергә үзләре могҗиза тудырдылар: тылсымлы суда матур төймәләр ясап, ни өчен әфлисунның суда батмавын тикшереп, комнан магнит белән хәзинә эзләп, традицион булмаган ысул белән рәсем ясап, суның нинди сәләтләргә ия икәнен ачыкладылар. Серле дуслары калдырган барлык биремнәрне дә үтәп, сюрпризны да бик тиз эзләп таптылар.