Центральная детская библиотека

"Алар салкыннан курыкмый"

Нәни дустым, ничек уйлыйсың? Бездә кышлаучы кошларны нәрсә куркыта икән?
Син, кышкы суык дип уйлыйсыңдыр, мөгаен. Шулаймы?

Юк шул, дустым. Аларның иң явыз дошманы- ачлык икән. Чөнки алар ачы буранда да, салкында да ачык һавада йоклыйлар. Тик ризык табу, туену, яшәү өчен бик тә әһәмиятле.
Менә бүген кунакка "Татарча да яхшы бел" клубына килүче дусларыбыз, безнең табигатьтә кышлаучы кошлар белән тирәнтен танышып, татарча атамаларын дөрес итеп атарга өйрәнде. Танып- белү, хәрәкәтле уеннар ярдәмендә белемнәрен киңәйтте. Аларга һәрвакыт ярдәмгә килүче нәни дусларыбыз булганда, бернинди салкыннар да куркыныч булмас дигән теләктә калыйк.