Центральная детская библиотека

"Хайваннар кышка хәзерләнә "

Салкыннар башлану белән кешеләр кебек үк хайваннар да кышка әзерләнә башлыйлар: күп итеп азык туплыйлар, өннәрен җылыталар, җәйге туннарын кышкыга алмаштыралар, ә кайберләре хәтта тирән йокыга да тала.
Бүген "Гаилә белән якшәмбе ялы" проектына килгән балалар мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Аларга Г.Снегирёвның " Ничек кошлар һәм хайваннар кышка әзерләнә" дигән хикәясе ярдәм итте. Нәниләр кыргый хайваннарның исемнәрен искә төшереп, урманның яшерен почмакларына күз салып, табышмаклардан төзелгән кроссвордны чишеп уен формасында белемнәрен ныгыттылар.
Сәяхәт иҗат остаханәсендә традицион булмаган рәсем ясау ысулы белән танышып, пластилин ярдәмендә тиенгә кышка запас өчен чикләвекләр әзерләү белән тәмамланды.