Центральная детская библиотека

“Үсеп җитәрбез әле үтеп китәрбез әле"

«Бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы» проекты үз эшен бу атнада да дәвам итте. Чара балалар шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел уңаена багышланды. “Үсеп җитәрбез әле үтеп китәрбез әле” исемле уен программасында нәни дусларыбыз шагыйрьнең иҗаты, берсеннән –берсе кызыклы шигырьләре, күп шигырьләрендә яшәүче Шәвәли белән танышып, аның яраткан уеннарын да уйнап алды.
Чараның иҗади өлешендә, балалар әниләренә бәйрәм бүләге әзерләргә дә өлгерде.
Шул уңайдан без дә барлык әниләрне бүгенге иң җылы, иң якты бәйрәм белән тәбриклибез. Яратып, яратылып яшәгез.