Центральная детская библиотека

Квизиум "Эйнштейн Party "

Музыкаль баттл, тизлеккә ярышып груша ашау, хәтта командага бүленеп киенү уены, һәм музыкаль диагнозлар бирү. Болар барысы да анти - кафе дип уйлыйсызмы? Юк! Бу Безнең Пушкин картасы буенча «Эйнштейн Party» квизиумы.

Бүген әлеге интеллектуаль-күңел ачу циклында 2 нче мәктәпнең 8 А сыйныф укучылары катнашты. Без аларны тапкырлыкка, зирәклеккә, тизлеккә сынадык. Ул гынамы әле, хәтта аппетитлары нинди икәнен дә белдек! Әгәр Сез дә безнең квизиум белән кызыксынсагыз-китапханәгә рәхим итегез!