Центральная детская библиотека

"Песнәк көне"

12 ноябрь - Песнәкләр көне, ягъни кышлаучы кошларны каршылау көне булып санала. Рәсәйдә ул көн әле яңа гына билгеләп үтелә башлады.

Менә бүген дә "Гаилә белән якшәмбе ялы" проектына килгән укучыларыбыз бу бәйрәмнең тарихы, халык сынамышлары һәм песнәкләр белән бәйле кызыклы фактлар турында белде, кышлаучы кошлар турында табышмаклар чиште, берсеннән-берсе кызык уеннар уйнады. Иҗади өлештә бәйләм җепләрен кулланып, йомшак песнәк ясадылар.
Ялларыгызның күңелле үтүен теләсәгез, безнең китапханәгә килегез.