Центральная детская библиотека

Күңелле дәрес "Бүләкләр көне"

Яңа елда бар хыяллар тормышка аша. Чөнки ул тылсымлы маҗаралар, могҗизалар белән тулы. Һәм шул ук вакытта бәйрәмне бозарга яратучылар да җитәрлек.

Якшәмбе ялы проектына килгән балалар да Кыш бабайның үзеннән хат алып куандылар, тик бүләкләр яшерелгән булып чыкты. Мәкерле Убырлы карчыкның тозагына эләкмәс өчен нәниләргә бик нык тырышырга туры килде, квест бирем һәм табышмакларын алар үзләренең фантазияләрен, логика һәм иҗади осталыкларын күрсәтеп бик тиз чиштеләр.
Барлык биремнәрне дә үтәгәч, Кыш бабайдан бүләк тә алдылар.