Центральная детская библиотека

"Кыш Бабайга хат"

Тиздән иң матур, иң тылсымлы бәйрәм – Яңа ел җитә. Ә Яңа ел бәйрәме ул – теләкләр кабул була торган чор. Барысы да бәйрәмгә әзерләнә, йортларын бизи, бүләкләр сатып ала һәм иң мөһиме, Кыш бабайга хат яза.

43нче балалар бакчасының 5нче төркем балалары да Яңа ел бәйрәме җиткәнен түземсезлек белән көтәләр. Шигырләр, җырлар гына өйрәнеп калмыйча, матур-матур хатлар да язып алып килгәннәр. Һәр бала хат язуга җаваплы карап, хәтта үзен ел буена ничек тотуы, нинди яхшы гамәлләр кылуы турында сөйләгән.

Ничә генә яшьтә булсак та, Яңа ел тылсымына һәм теләкләрнең кабул булуына ышаныйк, дуслар!