"Хоттабычның тылсымлы дөньясы"
Ура! Көтеп алган каникуллар җитте. Димәк, бүгеннән барлык балаларның яраткан "КитапЛаб" иҗат остаханәсе үз ишекләрен ачты.
Ә бүген исә балалар Хоттабыч һәм Волька белән мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар, Көнчыгышның серле дөньясына чумдылар, хуш исле тәмләткечләре, биюләре, сихри тылсымлы тәҗрибәләре белән таныштылар.