Центральная детская библиотека

"Бияләй" әкияте белән танышу

Бүгенге "Теремкәй" проектына килгән балалар сәер бияләй табып алдылар. Табылдыкның кемнеке икәнен белү өчен аларга төрле каршылыклар аша үтәргә туры килде: рус халык әкияте "Бияләй"не укып, уйнап, матур итеп чыршы бизәп, кыш турында җырлар тыңлап, биеп мәсьәләне чиштеләр. Бияләй Кыш Бабабызныкы булып чыкты. Ә аның эчендә нәниләребезгә татлы бүләк яшерелгән иде.