Центральная детская библиотека

"Зоопаркка сәяхәт"

Зоопарк дигәч, Җир йөзенең төрле почмакларыннан килгән сирәк очрый торган хайваннар яшәүче ниндидер серле бер урын күз алдына килә.
Ә сезнең мондый серле урында булганыгыз бармы?

"Татарча да яхшы бел" клубына килүче нәни дусларыбыз белән без дә хайваннар дөньясына кечкенә генә сәяхәт ясадык. Анда яшәүче җәнлекләр белән танышып, татарча атамаларын кабатлап алгач, "Колагына карап таны", "Әнисен табарга ярдәм ит" кебек уеннар да уйнадык.
Сәяхәтебез бик тә күңелле һәм мавыктыргыч узды.