Центральная детская библиотека

"Игелек һәм хөрмәт көне"

Ә сез яраткан әби һәм бабаларыгызны котларга өлгердегезме әле?

Ел саен, көз җиткәч, беренче октябрь көнендә, без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез.Башкача аны игелек һәм хөрмәт көне дип тә атыйлар. Бу аларга хөрмәт сүзләре җиткерергә тагын бер сәбәп.

Ә безнең нәни укучыларыбыз, котлап кына калмады, үз куллары белән татлы бүләк тә ясады.

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гомер көзегез кояшлы булсын, сәламәт яшәгез, бәхетле картлык кичерегез!