Центральная детская библиотека

"Әкиятләр илендә"

«Бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы» проекты үз эшен бу атнада да дәвам итте. Чарада балалар язучы Абдулла Алишның иҗаты белән таныштылар, әкиятләрен тыңлап хозурландылар, мультфильмнарын карап ял иттеләр. Шулай ук үзләрен тапкырлыкта, осталыкта да сынап карадылар.

“Чукмар белән Тукмар” әкияте геройларын үз куллары белән ясап, күтәренке кәеф белән таралыштылар.