Центральная детская библиотека

"Нина Дашевскаяның китап дөньясы"

Әйе, әйе! 16 сентябрьдә безнең шәһәрдә кызыклы вакыйга булачак. Безгә кунакка Мәскәү язучысы Нина Сергеевна Дашевская киләчәк.

Вилли яки Волков Игнатның кем икәнен беләсезме? Ә Тео тычкан турында ишеткәнең бармы?

Ә менә 36,37 нче мәктәп укучылары Нина Сергеевнаның әсәрләрен укып, бу искиткеч геройлар белән танышты инде.

Әгәр дә син дә әдәбиятның мавыктыргыч дөньясына чумып, хәзерге яшүсмерләр тормышы турында мәгълүмат алырга телисең икән, безнең китапханәгә кил. Нина Дашевская белән якыннан танышу мөмкинлеге булачак.