Центральная детская библиотека

"Кунак сыйлыйбыз"

Татар халкы элек-электән үк кунакчыл, кунак чакырган, кунакка йөрешкән. Ә кешеләр ни өчен бер-берсенә кунакка баралар соң? Кунакка баргач, табын янында әдәп кагыйдәләрен белү мөһимме?

"Татарча да яхшы бел" клубына килүче нәни дусларыбыз белән менә нәкъ шул темага сөйләштек тә инде. Карамелька белән булган күңелсез хәл турында әкият укып, аңа ярдәмгә килдек. 15 нче балалар бакчасыннан килгән дусларыбыз үзләренең тәрбияле балалар булуларын раслап, өстәл янында үзеңне ничек тотарга, кунак өстәлен ничек әзерләргә икәнлеген күрсәтте.