Центральная детская библиотека

"Г. Тукай әкиятендә кунакта"

Тукай иҗатында әкиятләр аерым урын алып тора. Аның әкиятләрендә могҗизалар һәм кызыклы маҗаралар күп.
"Г.Тукай әкиятләренә кунакка" Теремкәй" балалар клубының нәни дуслары килде. Алар "Кәҗә белән Сарык" һәм "Шүрәле" әкиятләре белән танышып, урманда яшәүче кыргый хайваннарны искә алдылар һәм төрле биремнәрне үтәделәр. Пластилин һәм көнбагыш орлыклары ярдәмендә иң чәнечкеле урман җәнлеген - керпене бизәделәр.