«Энҗе - сәйләннәрдән җыя гүзәллекне»
Чара инвалидлар декадасы кысаларында үтте. Мөмкинлекләре чикләнгән бала – Гаврилова Диана белән очрашу кичәсе уздырылды.
- Укучыларга тема буенча кыскача мәгълүмат җиткерү. Электрон презентация белән эш:
- “Нәрсә соң ул сәйлән?” : билгеләмәгә аңлатма бирү;
- сәйләннәрнең килеп чыгу тарихы;
- сәйләннәрнең төрләре;
- хәзерге заманда сәйләннәрнең кулланылышы;
- сәйлән белән эшләү сәнгатенең кешегә йогынтысы.
- Укучыларны очрашуның кунагы – Диана Гаврилова белән таныштыру, кыскача белешмә бирү.
- Кунагыбыз белән әңгәмә.
- Уку залында Диананың кул эшләреннән һәм конкурсларда яулаган бүләкләреннән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә укучылар игътибарына тематик әдәбият тә тәкъдим ителде.