Центральная детская библиотека

"Кыш бабай, син кайлардан?"

Бүген Кыш бабайның туган көне уңаеннан китапханәгә 9нчы балалар бакчасыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар кунакка чакырылды. Алар китапханәче белән бергәләп Кыш бабайның Бөек Устюг шәһәрендәге сараена читтән торып сәяхәт кылдылар. Кыш бабайларның да төрле икәнен  белделәр, күрделәр, электрон презентация аша."Кыш бабай һәм җәй" исемле мультфильм карап, Яңа ел бәйрәме һәм Кыш бабай турындагы китаплар белән таныштылар.