Центральная детская библиотека

"Саулык- зур байлык"

Бүгенге якшәмбе ял сәгатендә балалар белән “Сәламәтлек һәм аның дуслары” дигән әкиятне укып, “Саулык- зур байлык” дигән темага әңгәмә кордык. Мультзарядка һәм күңелле старт уеннары нәни дусларыбызның дәртләрен күтәрде, ә әти-әниләр саулык-сәламәтлек турында мәкальләрне бик теләп искә төшерделәр. Иҗади өлештә бергәләп сулыш юллары өчен уенчык-тренажер ясадык.