Центральная детская библиотека

"Бизәк төшкән итекләрне – читеклэр дип йөрткәннәр"

Бүгенге мастер-класс "Бизәк төшкән итекләрне – читеклэр дип йөрткәннәр" татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, көнкүреше белэн танышудан башланып китте.
Балалар халык сәнгатенең декоратив композициясен төзергэ, аңа хас бизәк элементлары һәм төс гаммасын кулланырга өйрәнделәр.
Борынгыдан килгән “Түбәтәй” уенын җырлап, биеп, күңел ачтылар.