Центральная детская библиотека

Киемнәребез ни сɵйли?

Чара 2нче татар гимназиясенең 2”а” класс укучылары,  класс җитәкчеләре белән үткәрелде.

 

 “Укучының мәдәни көндәлеге” кысаларында - балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.

 Балаларда татар халкының милли киемнәренә карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлылыгына соклану хисләре тәрбияләү. Халкыбызның күңел бизәкләре белән таныштыру. Чара татар милли киемнәре турында презентация күрсәтеп үткәрелде.

 Презентациядә: хатын – кыз күлмәге, камзул, алъяпкыч,тун, бүрек, түбәтәй, калфак, яулык, шәл, читек, кәвеш-каталар күрсәтелде. Балалар кызыксынып тыңладылар, карадылар. Соңыннан ишеткәннәрен ныгыту максатыннан балалар  сорауларга җаваплар бирделәр:

1)Татар халкының нинди милли киемнәре турында сез белдегез?

2)Нәкыш сүзе – нәрсәне ул аңлата?

3)Калфак, түбәтәй – ул нинди киемнәргә керә?

4)Нәрсә ул –Читек?