Центральная детская библиотека

"Хәйләкәр әтәч"

Бүген без "Әллүки" балалар бакчасында кунакта булдык. Балалар безне бик сөенеп каршы алдылар. Апуш белән "Капкалы", "Төлке белән тавыклар", "Төзүче булам" уеннарында бик теләп катнаштылар. Апушның "серле" сандыгын ачу балаларга аеруча кызыклы булды. Алар сандыктан алынган китаптан табышмакларга җаваплар эзләделәр һәм болгар халык әкияте "Хәйләкәр әтәч" белән таныштылар.