"Уеннарда, җырларда гореф - гадәтләр"
Өлкәннәр көне уңаеннан Балалар үзәк китапханәсендә " Мәрхәмәтлелек атналыгы" уздырылды. 3нче мәктәпнең 2 в класс укучылары өчен әдәби күңел ачу кичәсе атналыкның йомгаклау чарасы булды. Балалар үзләренең әби-бабайлары турында сөйләделәр, аларга багышланган шигырьләрнең яттан укыдылар.Әбиләр үзләренең балачакта уйнаган уеннары турында сөйләделәр, бергәләп җырладылар, төрле конкурста катнашып,күңел ачтылар.