"Тешле карандаш" по книге Фирузы Җамалетдиновой"
Нәни дусларыбыз, сезнең тешле карандаш күргәнегез бармы? Булмаса, Фирүзә апагыз Җамалетдинованың китабын укып карагыз. Якшәмбе ял сәгатенә килгән балалар әти-әниләре белән бергәләп авторның “Тешле карандаш” китабына кергән кызыклы шигырьләре белән таныштылар. ”Үрдәк белән чеби турында әкият”ен тыңлаганнан соң, аның геройларын пластилиннан әвәләп ясадылар.