Центральная детская библиотека

"Музейга сәяхәт"

Бүген "Музей һәм балалар" атналыгы кысаларында библиостудия залында 2 нче һәм 6 нчы мәктәп укучылары белән  "Музейга сәяхәт" дигән ток-шоу узды. Балалар дөньяның төрле музейлары турында кызыклы мәгълүмат алдылар. 2 команда - "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" 4 турда ярышып, Татарстан һәм шәһәребез музейлары турында белемнәрен тикшерделәр.