Центральная детская библиотека

"Әкиятләр. Сказки"

Әкиятләр бик борынгы заманнардан, безнең әби- бабаларыбыз бишектә яткан чорлардан ук килгәннәр. Әкиятләр яши торган ил еракта да якында да түгел, ә менә нәкъ балачак иленең янәшәсендә генә икән. Татар телен өйрәнү дәресләренә йөрүче балалар бүген менә шушы илгә сәяхәт иттеләр. Балачак иле нинди аллы-гөлле, чәчәк-күбәләкле, тылсымлы, кызыктыргыч һәм мавыктыргыч булса, әкиятләр иле дә искитәрлек матур җир икәнен ачыкладылар. Алар һич кенә дә бер-берсенә ошамаганнар: араларында озыннары да, кыскалары да, тылсымлылары һәм уйландыра торганнары, борынгылары да, өр-яңалары да, авторлары булганнары да бар икәнен белделәр. Татарча яңа сүзләр белән танышкач, халкыбызның “Гөлбану” уенын уйнадылар һәм «Маша и медведь» исемле рус халык әкиятен кул курчаклары ярдәмендә сәхнәләштереп карадылар.