Центральная детская библиотека

"Урамда буран"

Урамда — буран,
Мин өйдә торам.
Тәрәзә аша
Тик авыз ерам.
Кышкы көннең ниндие дә матур! Ләкин буранлы салкын көннәрдә урмандагы хайваннарга бик авырга туры килә. Шуңа күрә Якшәмбе ял сәгатенә килгән балалар аларга салкыннан сакланырга булышты: кайсын кар астына, кайсын җылы ояга, кайсын агачка урнаштырды. Куян һәм тиеннең кышны ничек уздырулары турында видеоролик карап, мәгълүмат алдылар. Чараның иҗади өлешендә балалар әти- әниләре белән бергә “Буранлы көн” исемле аппликация ясадылар.