"Вакыт"
Татар теле – дөнья теле,
Шундый камил, шундый матур.
Җирдә әле бик күпләрнең
Күңелләрен үзенә тартыр.
Гөлзада Әхмәтова
“Бергәләп өйрәник” дип аталган татар телен өйрәнү дәресләренә нәни укучыларыбыз рәхәтләнеп, теләп йөриләр. Бүген алар “Вакыт” иленә сәяхәт иттеләр. Бу илдәге “Сәгатьләр музеенда” булып күп төрле сәгатьләр белән танышканнан соң, табышмакларга җавап эзләделәр, кроссворд чишеп татарча сүзләр өйрәнделәр, график диктант язып югалган ачкычны таптылар.