Центральная детская библиотека

"Әдәби Түбән Кама"

Балалар үзәк  китапханәсендә әдәбият елы кысаларында "Әдәби Түбән Кама" дип исемләнгән чара үткәрелде. Электрон презентация ярдәмендә шәһәребездә эшләп килүче "Данко" , "Кама таңнары" әдәби берләшмәләренең оешу тарихы, аның актив иҗат итүче әгзамлары турында 3 мәктәпнең 5 класс укучыларына киң мәгълүмат бирелде. Балалар М.Федосенконың  "33 загадки" ,Л.Аюпованың "Зима правит бал" һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен бик кызыксынып тыңладылар.