Центральная детская библиотека

Чәчәкләр дәүләтендә

Чәчәкләр – табигать серләре. Борын-борыннан ук чәчәчкләр тормышыбызның аерылгысыз юлдашы. Чөнки бер генә бәйрәм дә алардан башка узмый.Чәчәкләрнең үзләренә атап уздырылган бәйрәмнәр дә бар. Мәсәлән: Болгариядә –роза, Англиядә – күгәрчен күзе, Франциядә энҗе чәчәк бәйрәмнәрен бик матур һәм зур итеп үткәрәләр.

Бүген Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында роза чәчәге ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар табышмакларга, әкияти викторинага җаваплар таптылар, чәчәк ясау техникасын үзләштерделәр һәм үзләренең иҗади эшләрен бизәргә дә өйрәнделәр.